Миңнеханов: Татарстан хакимияте республика бизнесына һәм инвесторларына ярдәм итәчәк
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Пандемиягә карамастан, Татарстан хакимияте республика бизнесменнарына һәм инвесторларына ярдәм итүне дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Президенты инвесторлар клубы утырышында сөйләде. «Бәла берләштерә. Без үзең генә түзә алмаячагыңны аңлыйбыз. Алга таба да үсәчәгебезгә, бизнеска ярдәм итәчәгебезгә бернинди шик тә юк. Без проектларыбыз уңышлы булсын өчен тырышачакбыз. Эре, урта, кече бизнес вәкилләренә һәм чит ил партнерларына рәхмәт белдерәсем килә. Без һәрвакыт сезнең белән бергә булдык. Алга таба да шулай булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов. Бизнеска ярдәм итү — Татарстан икътисадына тотрыклы һәм көчле булырга мөмкинлек бирәчәк бердәнбер юл, дип ышана Татарстан Президенты. «Федераль дотацияләр комачауламый, әмма без һәрвакыт үз-үзебезне тәэмин итәргә тырыштык. Син үз-үзеңне тәэмин иткәндә, синдә ышаныч та зуррак. Бездә проектлар һәм планнар күп, аларны гамәлгә ашырачакбыз», — диде ул. Бүген Казанда Татарстан Инвесторлар клубы җыелды. Ул - ТР Инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы киңәшмә органы. Чарада билгеле булганча, пандемиягә карамастан, республикага инвестицияләр агымы килүе дәвам итә. Агымдагы елның тугыз аенда шәхси инвестицияләр күләме 336,5 млрд сум тәшкил итте. Германия, Нидерланд, Төркия һәм Финляндиядән республикага аеруча актив инвестицияләр керттеләр.