Juna төркеме альбомы Мәскәүдә G8 фестиваленең биш номинациясендә җиңде
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Juna төркеменең Amanat дип аталган яңа альбомы Мәскәүдә узган G8 креатив индустрияләр онлайн-фестиваленең биш номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Yummy Music лейблы җитәкчесе Ильяс Гафаров хәбәр итте. «Amanat альбомы тәҗрибәсе яхшы музыканың тел, география һәм жанр буенча чикләре булмавын дәлилли. Шушы көннәрдә Juna G8 креатив индустрияләр фестивалендә берьюлы биш номинациядә җиңде», — дип хәбәр итте ул. Чара беренче тапкыр онлайн-форматта узды. G8 2020 программасына креатив индустриянең медиадан алып фотография кадәр төрле өлкәләре кертелгән. Быел фестиваль спикерлары коронавирусның креатив индустрия базарына керткән үзгәрешләре турында сөйләде.