Халык һөнәрчелеге товарлары өчен грант алучыларның эшен экспертлар бәяләячәк
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Халык һөнәрчелегенә бирелгән грантлар хисабына ясалган әйберләр быелдан башлап сәнгать-эксперт советы тарафыннан бәяләнәчәк. Бу хакта ТР мәдәният тармагына инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурслар үзәге хәбәр итә.
Иртәгә Татарстанның халык һөнәрчелеге буенча сәнгать-эксперт советы утырышы булачак. Утырышка 2019 елда халык һөнәрчелеге тармагы буенча кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан бирелгән Хөкүмәт грантларын алучылар чакырулы.
Грант алучыларның эшләнмәләре чыннан да халык һөнәрчелегенә каравын экспертлар билгеләячәк.
Мәдәният министрлыгы карамагында оештырылган халык һөнәрчелеге товарлары буенча сәнгать-эксперт советының максаты осталар җитештергән товарларның гамәли сәнгать төре булуын бәяләү һәм халык һөнәрчелеге товарлары җитештергән оешмаларның эшчәнлеген координацияләү. Совет этнографлар, музей хезмәткәрләре, сәнгать белгечләре, иҗат берлекләре, фондлар һәм ассоциацияләр вәкилләреннән тора.
Утырыш кысаларында ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Луиза Фәсхетдинова алтынлап чигү үзенчәлекләре белән таныштырачак.
Утырыш иртәгә ТР Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында үтәчәк.