Аксубайда полилингваль мәктәп ачу турында хыялланалар
(Аксубай, 3 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Аксубайда «Адымнар» полилингваль мәктәбен ачу турында хыялланалар. Бу хакта журналистларга Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов хәбәр итте. «Техник яктан бик җиһазланган, татарча белем бирүгә юнәлеш алган яңа мәктәп ачасы иде. Бу мәсьәлә, бәлки, киләсе елда хәл ителер дип ышанабыз», — диде Камил Гыйльманов. Ул бүген, туган телдә белем бирүне оештыру өчен, белгечләр җитеп бетмәвен, шул сәбәпле оптимизация кирәклеген әйтте. «Президентка да җиткерелер бу хакта. Чыгымнар күбрәк булса да, штат арттыру мәсьәләсен карарга кирәк», — дип белдерде район башлыгы. Аксубай авылларында бүген туган (татар) телдә белем һәм тәрбия бирә торган ун мәктәп бар. Аларда 369 бала белем һәм тәрбия ала.