Башкортстан мөфтие Солтанова исемендәге мәдрәсә шәкертләре белән пейнтбол уйнаган
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә студентлары актив ял иткән. Мөфти Айнур хәзрәт Биргалин студентларны «Виктория» пейнтбол клубына алып барган. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.
Анда шәкертләргә бай программа тәкъдим иткәннәр. Алар берничә партия пейнтбол уйнаган, күмердә ит кыздырган.
«Мәдрәсә шәкертләре — Башкортстан мәчетләренең киләчәге. Шуңа күрә Башкорстан мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле бурычларының берсе — мәдрәсәдә белем бирү дәрәҗәсен, яшәү һәм уку шартларын яхшырту. Хәзерге вакытта бу юнәлештә эш алып барыла. Студентлар өчен актив ял чараларын даими үткәрергә планлаштыралар», диелә хәбәрдә.