Самарада татарларның кунакчыллыгына багышланган квест-концерт булачак
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 5 декабрьдә Самара Мәдәният йортында Татар мәдәнияте көненә багышланган «Самара — киң күңелле күршеләр шәһәре. Татарча кунакчыллык» дип аталган квест-концерт узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә. Чарада тамашачыларны борынгы традицияләргә, йолаларга, аш-суга, күңелгә үтеп керә торган җырларга һәм дәртле биюләргә бай кызыклы мәдәният белән танышу көтә, диелә хәбәрдә. Шулай ук Әнәс Мингалеевның фотокүргәзмәсе эшләячәк. Керү ирекле. Чара 12.00 сәгатьтә башлана.