Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Декабрь
2020

Декабрьдә нинди законнар үз көченә керә? - «Ватаным Татарстан» газетасы

0

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» ). Ташламалар турында мәгълүматлар алу мөмкинлеге.  Кайбер ярдәм чараларын, субсидияләр, түләүләр алу өчен гариза тапшырырга кирәк. Шуңа күрә кайберәүләр, бигрәк тә авылда яшәүчеләр үзләренә тиешле ярдәм чаралары, ташламалар турында белмичә, алардан мәхрүм калырга мөмкин. Хәзер нинди социаль ярдәм чараларына дәгъва кыла алуыбыз хакында Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша тиешле мәгълүматлар алу мөмкинлеге ачыла. Моның өчен анда теркәлергә кирәк. Ә инде 1 июльдән Россия Пенсия фондының колл-үзәге эшли башлый. Шулай итеп, һәркайсыбыз, телефоннан шалтыратып кына, үзенә тиешле ташламалар хакында белә яки белгеч киңәшен тыңлый алачак, дигән сүз.

* Медицина хезмәткәрләренә үзләренә тиешле акчаның түләнмәве турында шикаятьне Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша тапшыру мөмкинлеге.  Ковид-госпитальләрдә эшләүче һәм ковид йоктырган сырхауларны дәвалаучы барлык медицина хезмәткәрләре үзләренә тиешле өстәмәләрне алмаган очракта Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша мөрәҗәгать итә ала. Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча тикшерү үткәреләчәк.

* Сирәк очрый торган музыка коралларын маркировкалау.  Мәдәни кыйммәткә ия булган музыка коралын вакытлыча чит илгә чыгаруга рөхсәт алу өчен, аңа уникаль тамга сугарга, шулай ук паспортын (гамәлдә булу вакыты – ун ел) рәсмиләштерергә кирәк булачак. Паспортны Россия Мәдәният министрлыгы эшләп бирергә тиеш. Закон мәдәни кыйммәтләрне чит илләргә законсыз алып чыгудан саклаячак.

* Санлы нотариат.  Нәтиҗәдә, әйтик, башка төбәктә урнашкан фатир буенча берничә нотариус катнашында дистанцион алыш-бирешләр ясау мөмкинлеге ачыла. Шулай ук закон нигезендә документның башка телгә тәрҗемәсенең дөреслеген нотариуста интернет аша гына раслатырга; нотариуслар тарафыннан физик һәм юридик затларга электрон документлар тапшырырга һ.б. мөмкин булачак. Ягъни әлеге закон электрон рәвештә нотариус хезмәтләре күрсәтүне гадиләштерә.

* Этил спирты әйләнешен контрольдә тоту.  Этил спиртын, фармацевтика спиртын (этанол) һәм спиртлы даруларның законсыз әйләнешен булдырмауга юнәлдерелгән закон үз көченә керә. Фармацевтика спиртын җитештерү җиһазларына һәм аларны лицензияләүгә карата таләпләр билгеләнә.

* Электрон хезмәт кенәгәсе.  Хезмәткәрләрнең электрон хезмәт кенәгәсенә күчү яки кәгазь хезмәт кенәгәсен саклау турында гариза тапшыру вакыты төгәлләнә. Шулай ук 2020 елның 1 февраленнән 15 июльгә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан паспортлар һәм машина йөртү таныклыгын алыштыру вакыты тәмамлана.

* Салымнар һәм штрафлар турында хәбәр итүнең яңа ысулы . Декабрьдән башлап, салымнар, штраф һәм пенялар буенча бурыч турында мәгълүматлар СМС яки электрон почта аша җибәреләчәк. Моның өчен салым түләүченең шәхси кабинетында хәбәр итү формасын табып тутырырга һәм җибәрергә кирәк.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Бесстыковые пути делают метро Москвы комфортнее и современнее


Спорт в России и мире
Москва

Жулин заявил, что ему нужен миллион рублей для комфортной жизни в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Павлюченкова и Потапова не смогли выйти в финал турнира WTA в Мадриде в парном разряде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Зеленое царство – обзор новостроек рядом с «Лосиным островом»





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о развитии социально-экономического потенциала территорий России


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Валерий Гергиев

Собянин поздравил народного артиста России Валерия Гергиева с днём рождения



Москва

Болельщики признали Тюкавина лучшим футболистом «Динамо» в апреле

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net