Коронавирус йоктырган шәфкать туташы "Путин акчасын" таләп итә
27 октябрь Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә Татьяна Ильинаның Сәламәтлек саклау министрлыгына шикаяте карала башлады. Ул коронавирус йоктыру сәбәпле 68 мең сум иминият акчасын һәм авыру нәтиҗәсендә килгән зыян өчен министрлыктан 500 мең сум таләп итә.