"Феофан тәре күтәреп Казан буйлап йөри, без Сөембикә манарасына да бара алмыйбыз"
Татар иҗтимагый үзәге Казанда Хәтер көненә багышланган утырыш уздырды. Чарада катнашучылар 1552 елда Казанның Явыз Иван тарафыннан яулап алыну көнен Хәтер көне итеп рәсмиләштерергә, шул рәвешле халык тарихында мәңгеләштерергә тели.