Әлмир Михеев: "Мәскәүнең Татарстан мәнфәгатьләренә каршы эшләвенә ышанмыйм"
Татарстан президенты вазифасына "Гадел Русия" намзәте Әлмир Михеев татар телен белә, тигез хокуклылык бозылуны түгел, укыту методикасын тәнкыйтьли. Республика халкы теләсә, "президент" атамасын калдыру яклы, сайлауда Рөстәм Миңнеханов җиңәчәген таный.