Апас районында Песошин алдынгы аграрийларны бүләкләде
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Апас районына эш сәфәре барышында алдынгы аграрийларны бүләкләде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Башта республика Премьер-министры муниципалитетның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре күргәзмәсен карады, агрофирма җитәкчеләре, активистлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты. Әңгәмә барышында сүз бөртекле культураларны урып-җыю һәм районда ирешелгән уртача уңыш турында барды. Моннан тыш, Алексей Песошин бөртеклеләрне урып-җыю вакытында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килүе белән кызыксынды. Премьерның сорауларына җавап биреп, Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов, уңай һава шартлары сакланган очракта, урып-җыю кампаниясен 10-14 көн эчендә төгәлләргә мөмкин, диде. ТР Хөкүмәте башлыгы апаслыларга яхшы һава торышы һәм яхшы уңыш теләде. Ул урып-җыюда катнашкан авыл хуҗалыгы техникасының саны, шулай ук аның торышы турында җентекләп сөйләвен сорады. Аннары Песошин алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре һәм яңа тракторлар ачкычлары тапшырды. Апас районы башлыгы, үз чиратында, аграрийларга муниципалитет оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медальләр тапшырды. Шуннан соң Алексей Песошин Апас бистәсендә яңа янгын депосын ачты , бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.