Түбән Камада ХХ гасыр интерактив музее ачылды
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Түбән Камада танылган музыкант Олег Корнилов «Мирас» мәдәният йортында ХХ гасыр музее ачкан. Экспозициядә — гасыр башындагы пластинкалар, лампалы радиоалгыч, беренче телевизорлар һәм диапроектор. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Музей ачу — минем күптәнге хыялым. 70нче елларда экспонатлар җыя башладым. Музей — миңа бик якын эш. Биредә экспонатлар арасында әти-әниемнең кул сәгатьләре, әтием уйнаган берничә баян бар. Без акрынлап ачылачакбыз. Планнар зур! Киләчәктә мин биредә иҗат кичәләре үткәрергә җыенам», — дип сөйләде ул. Музейның әлегә исеме юк. Иң яхшы тәкъдим авторы бүләккә музей экспонатларының берсен алачак. Моннан тыш, СССР чоры белән бәйле әйберләр дә кабул ителә.