Әлки районы Иске Алпар авылында яңа күпер салалар
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Әлки районы Иске Алпар авылында Тынычлык урамында плотина формасында яңа күпер салына. Элекке күпер искергән һәм аның буенча хәрәкәт итү автомобильчеләргә генә түгел, җәяүлеләргә дә куркыныч булган. Бу хакта «Алькеевские вести» газетасы яза. Авыл халкы бу мәсьәләне гражданнар җыенында күтәрде, шулай ук шәхсән мөрәҗәгать итүчеләр дә булган. Бүгенге көндә иске күпер сүтелде, аның урынына плотина төзи башладылар, суүткәргеч торба урнаштырылды. Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов эшчеләрнең грунт китергәннәрен, хәзер юлны тигезләргә кирәклеген сөйләде. Бу эшкә җирле бюджеттан акча бүлеп бирелгән. Шулай ук әлеге авылда туып-үскән, хәзер Биектау районында яшәүче хәйрияче дә ярдәм иткән.