Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Бөгелмәдә юллар торышын карады
(Бөгелмә, 27 август, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы» ). Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров белән берлектә, юл комплексы объектларын, капиталь ремонтка мохтаҗ Соколка урамындагы күперен, Буровая урамындагы тимер юл кичүен карады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Министр «Безнең ишегалды» Президент программасы объектлары белән дә танышты, транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт коллективлары белән очрашуда катнашты.
"Республикада 2,5 мең километрдан артык автомобиль юллары норма таләпләренә китерелде һәм төзелде, 6 меңнән артык километры ремонтланды, 300дән артык күпер төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Бөгелмәдә шактый эш башкарыла, шулай да эшлисе эшләр күп әле. Икътисадның уңай үсеше нәтиҗәсендә планлаштырылган барлык проектлар да гамәлгә ашырылачак", — диде Ленар Сафин.
Искә төшерик: 2020 елда Бөгелмә муниципаль районында дүрт программа эшләнгән һәм расланган: торак пунктларның асфальт өслекле гамәлдәге юл-урам челтәрен ремонтлау; вак таш-ком катнашмасын түшәп, юл-урам челтәрен норматив хәлгә китерү; җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре — чокырлар ремонтлау һәм тротуарлар. Бүгенге көндә бу эшләр барысы да тәмамлану алдында.
2014 елдан башлап, Бөгелмәдә һәм районда бер миллион квадрат метрдан артык юл төзекләндерелгән. Бу чорда юл эшләренә бүлеп бирелгән акчаның гомуми күләме — миллиард сумнан артык.