Лениногорск районы Иске Куак авылында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды
(Лениногорск, 27 август, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Лениногорск районы Иске Куак авылы мәктәбе янында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Чарада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл башлыгы Ирина Сушкова, авыл халкы, укучылар катнашты. Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Коршин да тантаналы чарага килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Шәһәрнең 1нче спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре күрсәтмә чыгышлар тәкъдим итте. Мәктәп укучылары аеруча да спорт мәйданчыгының ачылуына шат иде. Соңыннан мәйданчыкта Иске Куак һәм Сарабиккол мәктәбе укучылары арасында футбол буенча иптәшләрчә матчы булды. Бу көнне авыл җирлегендә халык җыены да узды. Иске Куакта яшәүчеләр матур итеп күргәзмә әзерләгән иде.