Казанда Шәһәр һәм республика көнен бәйрәм иткән көннәрдә берничә урамны ябачаклар
(Казан, 27 август, «Татар-информ»). Казанда Шәһәр һәм республика көннәрен бәйрәм итү чорында кайбер урамнарда транспорт чаралары хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. 29 августта 15.00 сәгатьтән 24.00 сәгатькә кадәр С. Хәким урамы (Декабристлар урамыннан алып Әпсәләм урамына кадәр), «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка зонасы ябыла. 30 августның 07.00 сәгатеннән 20.00 сәгатенә кадәр Ш. Мәрҗани урамында (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр) хәрәкәт чикләнә. Кирәк булганда башка участокларны яптыру каралган, бу хакта өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.