Татарстанның профсоюз оешмалары белгечләре Саба районында очрашты
(Саба, 27 август, «Татар-информ», « Саба таңнары », Фәнил Мәүлетов). Узган атнада Сабада Фәридә Гарифуллина рәислегендә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре республика профсоюз оешмасы президиумының күчмә утырышы узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Чарада АПК профсоюзларының районнардагы һәм эре предприятиеләрдәге комитетлары җитәкчеләре катнашты. Иң элек хезмәт кешеләренең мәнфәгатьләрен кайгыртучылар районнарда яңа гына шушы җаваплы вазифага алынган профком рәисләре белән танышты.
Утырыш ачылышында билгеләп үтелгәнчә, республика оешмасының эшчәнлеге муниципаль берәмлекләрдәге профсоюз комитетлары хезмәтне, кешеләрнең социаль хокукларын саклау, шулай ук күмәк килешүләр төзү системасы аша эш бирүчеләр белән җәмгыяви партнерлыкны үстерү буенча күрә торган чараларны килештерүгә юнәлдерелгән.
Былтыр профсоюзлар белән эш бирүчеләр арасындагы 72 күмәк килешүгә экспертиза ясалган, 100дән артык хокукый ярдәм күрсәтелгән. Профсоюзларның республика комитеты инициативасы белән күмәк килешүләргә авыл җирендә эшләүче хатын-кызларның кыскартылган эш сәгате нормативларын, эш бирүчеләр акчасы хисабына хезмәткәрләргә социаль гарантияләр кертүгә, компенсацияләр түләүгә ирешелгән.
«2019 елда Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе белән прокуратура арасында хезмәткә түләүне яшерен рәвештә тоткарлауның мониторингын ай саен алып бару турында килешү төзелде. Андый сигналлар булса, республика комитетына хәбәр итегез», — диде Булат Гарифуллин.
Белгеч авыл хуҗалыгы тармагында хезмәткә түләүләрдә шактый аерма булуын искәртте. Мисал өчен, Саба һәм Балтач районнарында аерма шактый зур икән. Балтачта аграрийлары хезмәтенә 7-8 мең сумга кадәр кимрәк түләнә.
Профсоюзларның республика комитеты «Иң яхшы комбайнчы» бәйгесе дә игълан итә. Ашлык һәм терлек азыгы уру комбайннарында эшләүче игенчеләр бүләкләнәчәк. Әлеге бәйге республикада беренче тапкыр үткәрелә.