Чаллыда яңа балалар бакчасына йөрүче малай Борһановны татарча белүе белән шаккаттырды
(Чаллы, 24 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чаллыда яңа балалар бакчасы ачылышында чыгыш ясаган малайга шаккатты. Бүген автошәһәрдә тантаналы рәвештә 128нче катнаш типтагы «Шаян» балалар бакчасы ачылды. «Туган телдә ничек иркен сөйләшә, нинди риторика!» — дип мактады яшь артистны министр. Яңа мәктәпкәчә учреждениенең бәясе — 227,31 миллион сум, аны төзү белән «Евростиль» төзелеш компаниясе шөгыльләнгән. Мәктәпкәчә учреждение « Замелекесье» микрорайонында урнашкан һәм 220 урынга исәпләнгән. Анда 12 төркем, алтысы ясле яшендәге балалар өчен, шуларның берсе балаларны яшь ярымнан кабул итә. Моннан тыш, логопед төркеме дә бар. Кунаклар алдында бакчага йөриячәк балалар чыгыш ясады, алар Татарстан Хөкүмәте вәкилен туган телне яхшы белүләре белән таң калдырды. «Тел базасы нәкъ менә мәктәпкәчә учреждениеләрдә салынырга тиеш дип ышанам. Кукмара һәм Балтач балалар бакчаларын мисал итеп китерәм, анда балалар биш телдә иркен сөйләшә. Бу яшьтә балага телне үзләштерү һаваны сулау кебек җиңел бирелә. Әлбәттә, балалар бакчасы балаларга телләр үзләштерергә ярдәм итәргә тиеш. Моның өчен әзерлекле укытучылар составы, заманча технологияләр булырга һәм ата-аналар белән тыгыз элемтәдә булырга кирәк», — диде Рафис Борһанов. Министр Чаллы балалар бакчасына матди-техник базаны үстерүгә 100 мең сумлык сертификат тапшырды.