Мансур Гыйләҗев: Тамашачы бездән шедеврлар көтә
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале техник режимда булса да, тамашачыга Татарстанда төшерелгән фильмнарны карау мөмкинлеге тудырылды. Казанда һәм республика районнарында Татарстан киносы көннәре башланып китте.
Казанның «Мир» кинотеатрында Татарстан киносы көннәре Кызыл келәм белән башланып китте. Келәмнән Татарстан киносы вәкилләре үтте.
Кинематографларны һәм тамашачыны Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Данис Шакиров, ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова сәламләде.
Тамашачыны танылган киносценарист Мансур Гыйләҗев та сәламләде. Ул яңа гына «Исәнмесез» фильмы төшереп бетерелгәнен хәбәр итте. Коллегаларын активрак иҗат итәргә чакырып: «Тамашачы шедеврлар көтә», диде.
Кинематографистлар Татарстан киносы көннәре ачылу тантанасын залдан караса, тамашачыга чара «Мир» кинотеатры янындагы Аксенов паркында трансляцияләнә иде.
Татарстан киносы көннәре 30 августка кадәр дәвам итәчәк.