Ульяновск өлкәсендә Кол Гали сурәте төшерелгән конвертлар сатуга чыкты
(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең почта бүлекчәләренә күренекле гуманист-шагыйрь Кол Гали һәйкәле төшерелгән маркалы конвертлар сатуга чыкты. Конвертлар Ульяновскиның «Болгар яңарышы» мәгърифәтчелек оешмасы мөрәҗәгате буенча «Марка» нәшрият үзәге әзерләгән. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
26 июньдә өлкә Сабан туе көнендә Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов, оешма әгъзалары үтенече белән, конвертны тантаналы төстә тәкъдим итте. Ул Ульяновскида танылган гуманист-шагыйрь Кол Гали һәйкәлен урнаштыруда зур ярдәм күрсәтте.
Ульяновскида Кол Гали һәйкәле сурәтләнгән маркалы конвертның тиражы 500 мең данә тәшкил иткән.