Чүпрәле районында уку алдынгылары һәм булачак беренче сыйныф укучылары хөрмәтләнде
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Чүпрәле районында медалистларын, олимпиада призерларын һәм беренче сыйныф укучыларын хөрмәтләделәр. Тантаналы чарада КФУ ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров һәм район башлыгы Марат Гафаров катнашты. Бу хакта «Родной край» газетасы яза. Уку алдынгыларына һәм олимпиада призерларына медаль һәм акчалата сертификат тапшырылды. Беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» акциясе кысаларында мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.