Казан бистәсендә бассейн һәм мунча янып беткән, йортны саклап кала алганнар
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан бистәсендә бассейн һәм мунча янып беткән, йортны саклап кала алганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Кичә 22.17 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына Көек бистәсендә Дача урамында мунча, җәйге кухня һәм бассейн яна дигән хәбәр алынган. Урынга 7нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Бу вакытка ут бассейнны, мунчаны һәм җәйге кухняны ялмап алган булган. Янгынның сарайга күчү куркынычы булган.
23.25 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр утны тулысынча сүндерә алган. Янгында 40 квадрат метр мәйданда бассейн, мунча һәм кухня янып беткән. Янгын чыгуның беренчел сәбәбе - электр җиһазын кулланган вакытта техник кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.