Кириенко Covid белән көрәштә ил табибларының чит ил медикларыннан өстенлеген әйтте
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Россия табиблары пандемия вакытында кеше гомерен коткарып калу өлкәсендә чит ил табибларын узып китте. Бу хакта РФ Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко белдерде, дип хәбәр итә ТАСС. «Коронавирус эпидемиясе тәмамланып килгәндә, шулай дип өметләнәм, Россия коткарылган гомерләр саны ягыннан җиңде», — диде Кириенко. Илдә һәм дөньяда пандемиягә кадәр Россия медицинасына шикләнеп карыйлар иде, дип өстәде ул. «Дөньяда һәм безнең илдә „безнең медицина медицинамыни ул?“, “менә Европада медицина, Америкада медицина“ дигән фикер өстенлек итә иде. Сәгате сукты һәм мин Россия моны күпкә яхшырак башкарып чыкты дип саныйм. Бәяләү критерие нәрсә дисәләр - минем өчен ул кеше гомере» - диде дәүләт башлыгы администрациясе җитәкчесе урынбасары. Пандемия вакытында Россия әхлакый-рухи үрнәк күрсәтте, кешеләр гомерен саклап калуны төп максат итеп куйды, дип искәртте ул.