Казанда Елга порты янындагы зур чиратны фотога төшергәннәр
(Казан, 23 август, «Татар-информ» ). Фотога Казанның Елга порты кассаларына булган зур чиратлар эләккән. Фотолар социаль челтәрләрдә урнаштырылган.
Порт администрациясе билетларны алдан сатуны туктатты — элек аларны 10 көн алдан сатып алырга була иде. Моннан тыш, социаль челтәрләрдән файдаланучылар билетларны онлайн сатып алып булмаганга зарлана, ә кассаларда акча түләп кенә алып була.
Билетлар сату караклык очраклары ешаю сәбәпле кассаларда гына алып барыла, диелә «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Елга портының рәсми битендә.