Татарстанда базга төшкән сыерны манипулятор ярдәмендә чыгарганнар
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда базга төшкән сыерны манипулятор ярдәмендә менгерергә туры килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
112 ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм номерына Кече Бөгелмә авылында шәхси йортның тирән базына сыер егылып төшкәнлеге турында хәбәр алынган.
Чакыру буенча килгән 7нче отряд коткаручылары хайванны аркан белән бәйләгән һәм манипулятор ярдәмендә аны баздан чыгарган.