Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Бүген кич Татарстанда һава шартларының начарлануы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Республика территориясендә төньяк-көнбатыштан искән җилнең урыны белән кыска вакытлы көчәюе ихтимал. Аның тизлеге секундына 15-18 метрга җитәчәк.
Иртәгә Татарстанда томан төшәчәк, бу хакта элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткән иде.