Буа театры ачык һавада уза торган театр фестивалендә катнаша
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Буа дәүләт театры Пермь краенда ландшафтлы театр фестивалендә катнаша. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.
«Тайны горы Крестовой» дип аталган ландшафтлы театр фестивале тугызынчы тапкыр уздырыла. Ул Пермь краеның Губаха шәһәрендә 22 — 25 августта уза.
Бүген Буа театры Югары Губаха бистәсендә спектакль уйный. «Биредә төрле төбәкләрдән сигез театр килгән. Спектакльләрне ачык һавада уйныйбыз», — ди театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев.
Театр фестивальгә Иван Тургеневның «Муму» әсәре буенча куелган «Барыня» спектаклен алып килгән. Режиссеры — Тимур Кулов.
Фестиваль кичә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының «О чем молчат камни» дигән бер актлы балеты белән башланып киткән.