Россиядә «ковидка каршы» үткәрү системасы булдырылган
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Россиядә коронавируска каршы «Зоркий» тепловизорлары эшләнгән, алар кешеләрне керү урыннарында үткәрү турында мөстәкыйль карар кабул итә алачак. Бу хакта «Швабе» холдингы матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Яңалык тепловизорны, махсус программа белән тәэмин ителгән эш урынын һәм сурәтне калибрлау өчен кара сурәтне үз эченә ала», - диделәр матбугат хезмәтендә.
Җиһазларны, мәсәлән, кешеләрнең эшкә керү юлында кулланырга мөмкин. Моннан тыш, аны контроль системасы һәм объектка керү идарәсе белән берләштерергә мөмкин.