Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлде
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 коронавирусының 29 яңа очрагы теркәлгән, шуларның өчесе читтән кертелгән, 26сы — авырулар белән элемтә аша йоктырылган. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 10 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 19 кеше өйдә дәвалана. Иң күп авыручылар – 18 кеше - Казанда ачыкланган. Чаллыда — 4, Әгерҗе, Әлмәт, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында берәр авыру теркәлгән. Пандемия башланганнан бирле республикада 6 мең 279 коронавирус очрагы теркәлгән. Бу вакыт эчендә 5 мең 128 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 44е узган тәүлектә.