Ике җиңел машина бәрелешү сәбәпле, Ямашев урамында зур бөке барлыкка килгән
(Казан, 21 август, «Татар-информ», Екатерина Пронина). Казанның Ямашев проспектында ике җиңел машина бәрелешү сәбәпле, зур бөке барлыкка килгән. Бу хакта шаһитлар хәбәр итте.
Җомга кичендә чит ил машинасы һәм «җиделе» машинасы Ямашев проспекты һәм Адоратский урамы чатында юлны бүлешә алмаган. Чит ил машинасы «җиделе»нең уң як ишегенә барып бәрелгән, машинага җитди зыян килгән. Авариядә зыян күрүчеләр турында билгеле түгел.
Юл-транспорт һәлакәте зур бөке хасил иткән: машиналар агымы Мусин урамына кадәр диярлек сузыла.