Чаллы мәктәпләренә 21 млн сумлык яңа дәреслекләр бирделәр
(Чаллы, 21 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова ). Чаллыда мәктәпләр 21,6 млн сумлык яңа дәреслекләр алган. Бу хакта Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.
Башкарма комитет вәкиле сүзләренчә, дәреслекләр запасын тулыландыру зарурлыгы быел парта артына утырачак укучылар санының артуы белән бәйле. Автошәһәрдә укучыларның гомуми саны узган ел белән чагыштырганда 2,5 мең кешегә арткан.
Шул ук сәбәпле, нигездә, башлангыч сыйныфларда укытучылар дефициты барлыкка килгән.
«Проблема яңа белгечләрне кабул итү хисабына хәл ителә. Быел мәктәп укытучылары сафы йөз кешегә артты. Алар университет һәм көллиятне тәмамлаучылар гына түгел, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Татарстанның башка шәһәрләреннән килүчеләр дә бар. Шулай ук безнең Чаллы дәүләт педагогика университеты һәм педагогика көллияте базасында кадрларны яңадан укыту уңышлы бара», — диде Хәлимов.