Чирмешән районының Әмир авылы мәчетенә яңа ярымай куйдылар
(Чирмешән, 17 август, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән» , Марат Гомәров). Узган атнада Чирмешән районының Әмир авылы мәчете манарасына яңа ярымай куелды. Изге йорт манарасының үзен дә өч метрга югарырак күтәрделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлеге дин йортында ремонт-үзгәртеп кору эшләре дәвам итә. Мәгълүм булганча, бу авылда 1991 елда ачылган мәчет бинасына быел янкорма төзелде, бинаның эченә, тышына да капиталь ремонт ясала. Әлеге изге эшләрнең иганәчеләре — шушы авыл егетләре — бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар. Төзүче осталар соңгы арада мәчетнең түбәсен кыйммәтле материал белән яптылар, яңадан тышланган манараны биегрәк итеп урнаштырдылар.
«Алтын йөгертелгән яңа ярымайны исә Казан янындагы бер районнан ясатып кайтардылар. Аны авылдашлар катнашында, тәкбир әйтеп, зур кран белән манарага куйдык. Хәзер ай әллә кайдан күренеп, Әмиргә, тирә-юньгә нур сибеп тора», — дип шатлыгын уртаклашты авыл имамы Фәнил хәзрәт Камалов.