Ханты-Мансиның Югра төбәгендә яшәүче алтын куллы хатын-кызлар фестивальдә катнашты
(Казан, 15 август, «Татар-информ»). Россия Федерациясенең, БДБ һәм чит илләрнең гомуми белем бирү, мәдәни һәм иҗтимагый оешмалары арасында «Безнең кавем», дигән беренче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн-фестивале узды. Анда Югра төбәгендә яшәүче алтын куллы хатын-кызлар да катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фестивальне ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Россия кооперация университетының Казан кооператив институты үткәрде. Бу онлайн-фестивальдә Ханты-Манси автоном округының — Югра төбәге, Урай шәһәрендә яшәүче милләттәшләр дә актив катнашып сертификатларга ия булды. «Дусларыбызга зур рәхмәт, иҗади эшләрендә алга таба да зур уңышлар теләп калабыз! ХМАО — Югра төбәгендәге булган барлык татар оешмалары да мондый конкурслардан читтә калмасын иде. Бу өлкәдә Урайлылар барыбызга да үрнәк. Ә бит, Югра төбәгендә тегүче — чигүче, башка төр кул эшләнмәләре эшләүче осталар җитәрлек, ә конкурсларда катнашучылар аз», — дип яза Гөлчәчәк Фәтхулова. Менә шундый конкурсларда катнашып, чит төбәктә яшәп тә, халкыбызның мирасын, гореф — гадәтләрен саклап калып була алуына ачык мисал һәм башкаларга үрнәк, әйдәүчеләр дә.