Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Август
2020

Метшин башлангыч сыйныфларны түләүсез туклану белән тәэмин итүгә әзер булуларын әйтте

0

(Казан, 13 август, Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан башкаласында 1 сентябрьдән башлангыч мәктәп укучылары бушлай тукланачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Белем көнендә ачылачак «Ритм» 187нче күппрофильле яңа лицейда яшь әниләр — блогерлар белән очрашуда белдерде.

«Быелгы яңалык — 1 сентябрьдән бөтен башлангыч мәктәп бушлай тукланачак. Без моңа тулысынча әзер», - диде шәһәр башлыгы.

Метшин искәрткәнчә, мәктәптә туклану өлешендә барлык укучылар өчен дә тигез шартлар тудырылырга тиеш. «2005 елда мин Азинодагы бер мәктәпкә бардым. Ашханәнең сул ягында өстәлләрдә бәрәңге боламыгы, котлет, компот һәм ватрушка бар иде. Икенче якта - компот һәм ватрушка гына. Миңа директор беренчесе – ата-аналары туклану өчен түли ала торган балалар өчен, ә икенчесе - ата-аналары туклануга акча тапшырмаган балалар өчен, дип аңлатты. Ягъни бюджет хисабына алар компот һәм ватрушка гына алалар», - дип хатирәләре белән уртаклашты ул.

«Минем өчен бу шок булды. Җиде-тугыз яшьлек балага монда компот эчкәнне, ә янәшәсендә котлет, сосиска, бәрәдге боламыгы ашауларын ничек аңлатырга? Ул чакта без барлык балалар да мәктәпләрдә бертөрле тукланырга тиеш дигән карар кабул иттек. Алар төрлечә укырга, киенергә мөмкин, әмма алар мәктәптә бертигез ашарга тиеш, бу безнең өчен өстенлекле», - диде Казан мэры.

Аның сүзләренә караганда, 2006 елдан мәктәпләр авыр тормыш хәлендә булган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче балалар саны буенча мәгълүматлар җыя башлый.

«Узган уку елында бу 18 процент иде, иң авыр елларда 22-23 процентка кадәр җитте. Шәһәр бюджетына бу 338 млн сум тәшкил итә. Тик күп нәрсәдән баш тартырга мөмкин, әмма ашханәдәге гаделсезлектән түгел. Мәктәптә туклану бер үк төрле булырга тиеш — безнең өчен бу өстенлекләрнең берсе», - диде Метшин.

Ул заманча мәгариф оешмаларында мәктәп рестораннары булдырыла, диде. «Без мәктәп ашханәсе төшенчәсеннән күптән киттек, бу - мәктәп рестораны. Бу - яңа формат, ашау -эчү, сәламәт туклану өчен генә түгел, аралашу урыны да», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.

Татарстан Президенты карары буенча, 1-4 сыйныф укучылары 2020 елның 1 сентябреннән түләүсез туклана башлаячак. Хәзер республикада 1402 гомуми белем бирү учреждениесе бар, анда 433 мең 599 бала укый.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: Развиваем систему здравоохранения


Спорт в России и мире
Москва

В Москве завершился Кубок России по спортивному программированию


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева замыкает год // 16-летняя российская теннисистка успешно стартовала на крупном турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Прикамье» провело свыше 3 тыс. экологических исследований в I квартале 2024 года





Путин в России и мире
Москва

Поездам прибавляют ходу // Как может сократиться время пути от Москвы до курортов на Черном море


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Шапка

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)



Москва

В конце апреля и начале мая электрички из Твери и Конаково будут следовать только до Зеленограда

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net