Татарстанда дымлы һәм салкынча һава торышы сакланачак
(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 августта, Татарстанда дымлы һәм салкынча һава торышы сакланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада көчле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал. Секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы 10-15 градус җылы булачак. Көндезге сәгатьләрдә ул 15, 20 градуска кадәр җылыначак.