Роспотребнадзор Covid-19 аркасында эш бирүчеләрнең бурычлары турында сөйләде
(Казан, 12 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия Баш санитар табибының яңа карары үз көченә керде. Яңа коронавирус инфекциясе аркасында эш бирүчеләр өчен яңалыкларны «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина аңлатты.
«Карарда, барыннан да элек, контактсыз ысул белән үлчәү аппаратларын кулланып эш урыннарына кергәндә хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү, тән температурасын эш көне дәвамында контрольдә тотуны тәэмин итү кебек чараларга кагылышлы аерым пункт бар», - диде спикер.
Любовь Авдонина термометрияне электрон, инфракызыл, күчмә термометрлар белән үткәрергә мөмкин, дип сөйләде, Роспотребнадзорда инде хәзер үк кирәкле приборлар сатып алырга киңәш иттеләр.
Башлык урынбасары тән температурасы югары яки йогышлы авыру билгеләре булган хезмәткәрләргә эшкә керүгә юл куелмаска тиеш, дип искәртте.
«Моннан тыш, оешма җитәкчеләренә үз хезмәткәрләрен гриппка каршы иммунизацияләүне тәэмин итәргә кирәк булачак», - дип сөйләде Авдонина.
Ул быел Россия халкының 60 проценты прививка ясатырга тиеш, Татарстанда вакцинация 2 млннан артык кешегә кагылырга тиеш, дип искәртте. Узган ел бу күрсәткеч 45 процент тәшкил итте.
«Халык белән эшләүче предприятие һәм оешма хезмәткәрләрен саклауны тәэмин итү буенча чаралар күрергә — бу битлекләр, респираторлар, перчаткалар бирергә кирәк. Бу хакта эш бирүчеләргә, ажиотаж килеп чыкмасын өчен, шәхси саклану чаралары җитәрлек күләмдә булганда, нәкъ менә хәзер кайгыртырга киңәш итәбез», - диде Любовь Авдонина.
Башлык урынбасары карарның Россия Федерациясенең бөтен территориясендә гамәлдә булуын һәм аны үтәү мәҗбүри икәнлеген искәртте.