Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры: Нурлат районы – урып-җыю алдынгылары арасында
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бүген Нурлат районында булды. Ул билгеләп үткәнчә, муниципалитет уңышны җыеп алу буенча республика районнары арасында лидерлар рәтенә керә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Марат Җәббаров «Сөләйманов Ә.И.» хуҗалыгы кырларында бөртеклеләрне җыюның барышын бәяләде, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм фермерлар белән очрашты. "Сезнең район урып-җыю алдынгылары арасында. Бүген район аграрчылары тырышлыгы белән 80 мең тоннадан артык ашлык җыеп алынды», — дип ассызыклады министр. Ул шулай ук «Сөләйманов Ә.И.» хуҗалыгының сөт-терлекчелек комплексында да булды. Биредә ике сыер абзары, бозаулату бүлеге, саву залы, биш сенаж һәм силос траншеясы, лагуна, административ бина һәм санпропускник бар. Предприятиедә терлекләрне бәйсез тоту системасы кертелде. Азык өләшү ике азык таратучы белән башкарыла. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Чулпан авылында балалар футбол мәйданчыгын ачуда катнашты. Объект Универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча Президент программасы буенча төзелгән.