Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районында урып-җыю кампаниясе темпларын бәяләде
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Тәтеш районында урып-җыю кампаниясе темпларын һәм социаль-мәдәни учреждениеләрне капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыруны тикшерде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Президенты Киртәле авылы янындагы «Авангард» ҖЧҖ кырында районның агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашты.
«Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, районда барлык мәйданның яртысыннан, ягъни 44 мең гектарның 21 мең гектарыннан уңыш җыеп алынган. Игенчеләр 117 мең тонна ашлык суктырган. Бер гектардан уртача яңа уңыш 57 центнер чыга», диелгән хәбәрдә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районы Киртәле авылында төзекләндерелгән мәдәният йортында булган.