Питрәчтә хатын-кызны таптатып үтергән машина йөртүче алты елга хөкем ителде
(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Питрәчтә хатын-кызны таптатып үтергән машина йөртүче алты елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителде. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
9 октябрьдә кич 32 яшьлек йөртүче Пирәч районы буенча хәрәкәт иткән. Ул каршы як полосага чыккан һәм 31 яшьлек хатын-кызны таптаткан. Хатын-кыз ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче үк үлгән. Машина йөртүче һәлакәт урыннан качып киткән.
Суд гаепле ир-атны алты елга гомуми режимлы колониягә җибәрде. Аны өч елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттеләр. Машина йөртүче юлда йөрү кагыйдәлен бозмавын әйтеп, гаебен өлешчә генә таныган.