Казан Эрмитажында Петербург рәссамы Азат Галимов күргәзмәсе ачылды
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 30 июльдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Ватан белән күзгә күренмәс багланышлар» проекты кысаларында «Азат Галимов. Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында» дигән ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Останың иҗатындагы Татарстан башкаласы образын барыннан да яхшырак Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге оештырган «Ватан белән күзгә күренмәс багланышлар» күргәзмә проектының исеме аңлата. Бу - рәссамның рухи ядкарьләргә һәм үз халкының мәдәният һәйкәлләренә кайтуы. Күргәзмәне рәссам иҗатының символик үзәге булган Татарстан башкаласы күренешләре ачып җибәрә. Бу шәһәргә багышланган эшләрдә ак ташлы Кремльнең мәһабәт диварлары һәм аның символлары – Сөембикә манарасы, яңадан торгызылган Кол Шәриф мәчете, Әҗем һәм Борнай мәчетләренең уникаль борынгы силуэтлары бар. "Рәссамга бигрәк тә Иске Казан урамнары һәм яр буйлары, аның бакчалары һәм уңайлы скверлары аеруча кадерле. Экспозициядә дөньяның һәм Россиянең төрле почмакларында төрле елларда язылган 154 эш тәкъдим ителгән", - ди оештыручылар. Азат Галимов рус сәнгатендә реалистик пейзаж мәктәбенең традицияләрен һәм француз мәктәбенең импрессионистик карашын берләштергән матур манераны куллана. Рәссамның таланты шәһәр пейзажы жанрында аеруча ачык чагыла. Оста сүзләренә караганда, ул нинди генә илдә эшләсә дә, һәркайда төрле халыкларның мәдәниятләренең катнаш билгеләрен күреп алган, аның йөрәгенә иң якын булган, кече Ватанны хәтерләткән мотивларны эзләгән. Күргәзмә 30 августка кадәр эшләячәк.