Казанда фигуралы шуу үзәге төзелешенә проект документациясе җәй азагына әзер булачак
(Казан, 4 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанда фигуралы шуу һәм шорт-трек үзәге, пляж спорты төрләре буенча үзәк төзелеше буенча проект-смета документациясе җәй азагына кадәр әзер булырга тиеш. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты уздырган брифингта республиканың спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте. «Бу перспективадагы сорау. Кызганыч, закон шулай куша: смета документациясе булмый торып, федераль казнадан финанслауга заявка да бирә алмыйсың. Проект булса, аннары бу хакта тирәнрәк сөйләшергә була. Финанслау буенча федераль программаларга да керергә тырышачакбыз», — диде министр. Владимир Леонов яңа объектлар төзелеше Архитектура идарәсе белән килештерелгәнен искәртте. Фигуристлар өчен яңа корылма Гаврилов урамында, футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында булган парковка урынында урнашачак. Пляж спорты төрләре буенча үзәк «Ак барс» көрәш сараена якынрак җирдә төзеләчәк.