Зилә Вәлиева: Без киләсе сайлауларның үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә тиеш
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Алда торган сайлауларда җәмәгать күзәтүчеләре аларның үтә күренмәлелеген тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта сайлаучыларның «Минем тавыш» онлайн-форумында ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белдерде. «Күзәтүгә таләп бердәм булып кала: ул гадел, намуслы һәм сайлау процессында катнашучыларга хөрмәт белән булырга тиеш. Барлык күзәтүчеләрнең төп максаты - гражданнарның сайлау хокукын һәм сайлауларның үтә күренмәлелеген тәэмин итү, нәтиҗәләр буенча беркемдә дә шик туарга тиеш түгел. Сайлауларның үтә күренмәлелеге югарырак булган саен, аларның нәтиҗәләренә ышаныч югарырак», — дип искәртте Вәлиева.