Түбән Камада «Могҗизалар чемоданы» инклюзив фестивалендә бүләкләр күп булачак
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). 8 августта Түбән Камада өченче тапкыр «Могҗизалар чемоданы» инклюзив гаилә фестивале узачак. Чара Тукай исемендәге уку һәм ял паркында узачак. Бәйрәм 13 сәгатькә планлаштырылган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. «Кунакларны күп сюрпризлар көтә: мастер-класслар, ярминкә, флешмоблар, уеннар, интерактив спектакльләр, квест һәм башкалар», — ди оештыручылар.