Җиңүнең 75 еллыгына «Имена из солдатских медальонов» китабының унынчы томы басылачак
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Җиңүнең 75 еллыгына Татарстанда «Имена из солдатских медальонов» дигән китапның унынчы, юбилей томы нәшер ителәчәк. Китапларда элеккеге СССР территориясе буенча эзләү экспедицияләре барышында табылган һәм танылган Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларның исемнәре язылган. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Эзләү отрядлары озак вакыт аерым эшләде, һәм экспедицияләрдә алынган бөтен мәгълүмат тупланган бердәм мәгълүмат банкы булмады. Без илнең эзләү отрядларының эш нәтиҗәләрен җыярга, системалаштырырга һәм аларны киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә тырыштык», — дип сөйләделәр проект белән шөгыльләнүче «Ватан» берләшмәсендә. Нәшер ителгән 9 томны «Ватан» берләшмәсе һәм Россиянең эзләү хәрәкәте сайтларыннан PDF-форматта йөкләтеп алырга мөмкин. Эзтабарлар 2005 елдан 2019 елга кадәр һәлак булган 18 меңнән артык солдат турында мәгълүмат җыйды. Китаплар циклының унынчы томы проекты федераль бюджеттан субсидияләр бирү конкурсында җиңүче булды һәм «2016 — 2020 елларга Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» дәүләт программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.