Удмуртиядә «Татар кызы» һәм «Нәни асылташ» бәйгеләрендә җиңүчеләрне ачыкладылар
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Удмуртиядә «Татар кызы» бәйгесендә иң матур һәм талантлы кызны ачыкладылар. Бу турыда оештыручылар сүзләренә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. Конкурсның финалы 2 августта Ижевскида узды. Конкурс дәвамында кызлар гүзәллектә һәм күркәмлектә генә түгел, үзләренең гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен, туган телләрен белүләрен дә күрсәтте. «Конкурсның миссиясе — милли мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклап калу һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру», — дип язды социаль челтәрләрдә Удмуртия спорт министры Александр Варшавский. Бәйге быел беренче мәртәбә нәни кызлар арасында да үткәрелде. «Нәни асылташ» бәйгесендә 7 яшьлек Диләрә Гарданова җиңде. Кызның әнисе сүзләренчә, сәхнәдә Диләрә беренче тапкыр гына түгел, һәм ул тамашачылар каршына чыгудан ләззәт ала.