Татарстан мелиорация комплексының Россиядә иң яхшыларның берсе булуы ачыкланды
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә урнашкан мелиорация комплексы Россиядә иң алга киткән комплекс булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казанда мелиорация буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мелиорация департаменты башлыгы Дмитрий Сорокин, Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, галимнәр, шулай ук мелиорация буенча республика программасына кертелгән хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мелиорация департаменты җитәкчесе Дмитрий Сорокин Татарстанның мелиорация комплексын илдә иң алга киткән, ә башкарылган эшне — искитмәле дип атады.
Узган ел Татарстанда «Россиянең мелиорация комплексын үстерү» программасы күрсәткечләре үтәлеп кенә калмады, ә арттырып үтәлде. Бу елга программаны гамәлгә ашыру темплары 2020 елда да Татарстан территориясендә планлаштырылган барлык чаралар да билгеләнгән вакытта башкарылачагы турында сөйли, дип саный Дмитрий Сорокин.