Коронавирустан дәвалый торган Россия препаратын унбиш илдә сатып алганнар
(Казан, 3 август, «Татар-информ»). «Авифавир» Россия препаратын 15тән артык ил сатып алды. Бу хакта ТАСС Россия туры инвестицияләр фонды башлыгы Кирилл Дмитриевка сылтама белән хәбәр итә. «Бу препарат [„Авифавир"] 15 тән артык илгә җибәрелде», — дип билгеләп үтте Дмитриев. Россия туры инвестицияләр фонды җитәкчесе әйтүенчә, бүгенге көннән «Авифавир» препараты Көньяк Африка Республикасының һәм Латин Америкасының җиде иленә — Аргентина, Боливия, Гондурас, Парагвай, Сальвадор, Уругвай һәм Эквадорга җибәрелә башлады. Шулай ук препарат якын чит илләргә җибәрелә. Элегрәк «Татар-информ» Россиядә Covid-19дан беренче вакцина 10 көн эчендә теркәлергә мөмкин дип хәбәр иткән иде.