Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланды
(Казан, 2 август, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланды. Covid-19 инфекциясенең бер очрагы читтән кайткан кешедә ачыкланган, калганнары авыру кешеләрдән йоккан. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«12 кеше хастаханәгә салынган, 19 кеше өйдә дәвалана», диелгән хәбәрдә.
Авыруларның күбесенә 30-50 яшь, бер очракта балигъ булмаган баланың авыру йоктыруы расланган.
Коронавирус белән авыручыларның күбесе Казанда яши, узган тәүлектә анда 13 очрак теркәлгән.
1 августка Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 5664 очрагы теркәлгән.
Коронавирус таралганнан бирле, 4560 кеше терелгән, узган тәүлектә — ике кеше.