Рөстәм Миңнеханов Кировта балалар космоүзәген һәм яңа микрорайонны карады
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсенә эш сәфәре кысаларында балалар космоүзәген һәм Znak яңа микрорайонын карады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Президентын Киров өлкәсе губернаторы Игорь Васильев озата йөрде. Моңа кадәр алар ике төбәк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар, дип хәбәр иткән иде «Татар-информ» агентлыгы. Моннан ике ел элек ачылган балалар космос үзәге Идел буе федераль округында яшьләргә аэрокосмик белем бирү төбәк үзәге булып тора. Ул заманча цифрлы планетарийны үз эченә алган төрле темаларга багышланган экспозиция заллары һәм космонавтлар өчен тренажер комплексыннан гыйбарәт. Оешманың төп миссиясе — «үсеп килүче буынга әхлакый-патриотик тәрбия бирү», дип билгеләп үтә матбугат хезмәте. Рөстәм Миңнеханов космонавтларны әзерләү комплексында, виртуаль чынбарлык һәм космос киңлеген тикшерү залларында, шулай ук планетарийда булды, анда кунакларга үзәкнең мөмкинлекләре турында ролик күрсәттеләр. Экскурсия ахырында Татарстан Президенты мактаулы кунаклар китабында истәлекле язма калдырды. Шуннан соң республика җитәкчесе, Znak яңа микрорайонында булып, торак төзелеше өлкәсендәге яңа алымнар белән танышты. Торак йортларны төзегәндә биредә заманча архитектура һәм дизайн алымнары кулланыла. Коммуналь хезмәтләрдә экономияләргә мөмкинлек бирә торган энергия саклаучы технологияләр каралган. Параллель рәвештә мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә. Рөстәм Миңнеханов микрорайон инфраструктурасы үсешен югары бәяләде