Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Май
2024

Казанның 155нче гимназиясендә Нурихан Фәттах музее ачылды

0

Казанның 155нче гимназиясендә Татарстанның халык язучысы Нурихан Фәттах музее ачылды. Әлеге тантаналы вакыйганың шаһиты булырга һәм чыгыш ясарга теләгән кешеләр шулкадәр күп иде – тантана берничә сәгатькә сузылган мәдәни чарага әверелде.

«Бүген безнең гимназиядә зур вакыйга. Күренекле шәхесебез Нурихан ага истәлегенә багышланган музей ачылу безнең өчен зур дәрәҗә. Киләчәктә ул безгә җаваплылык та өсти», – диде кунакларны сәламләп гимназия директоры Наил Фазылов.

Ул музей бүлмәсе ачуның финанс ягын хәл иткән Казан шәһәре Мәгариф идарәсенә рәхмәтләрен җиткерде. «Финанс ягы хәл ителмәгән булса бүгенге музеебызның җитешсез яклары да булыр иде», – диде ул.

«Без бу көнне көттек. Тукай музеенда Нурихан аганы искә алганда Руфина апа нәкъ менә шушы идея белән чыккан иде, зыялыларыбыз хәтта имзалар да җыйды. 1 елга якын вакыт эчендә без бу идеяне тормышка ашырдык – мәктәп җитәкчелегенә бик зур рәхмәт!» - диде әлеге тантанага килгән Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Казанның 165нче «Адымнар» мәктәбендә Аяз Гыйләҗев музее бар. 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин музее бар. Әкренләп язучыларыбыз мәктәпләргә керә. Олпат шәхесләребез өчен мәктәп бәлки кечерәктер, киләчәктә зур-зур музейларыбыз булсын! Шушы кечкенә генә музей зур мирасханәләргә илтсен!» – диде ул.

«Без шактый катлаулы дөньяда яшибез, табигый бәла-казалар да булып тора, илләр белән илләр арасында низаглар да килеп чыга. Ә без сезнең белән игелекле гамәл белән шөгыльләнәбез – кешелек дөньясын китаплы якты якка тартып барабыз», – дип шагыйрәнә чыгыш ясады Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров Татарстан Язучылар берлеге исеменнән.

«Без зур тарихлы халык, гасырлар кичә-кичә тарихи ядкәрьләребезнең бер өлеше югалган, бер өлеше яндырылган да, бер өлеше урланган да. Тарихыбызны бозып язу очраклары да күп булды. Бу җәһәттән узган гасырның алтмышынчы елларында Нурихан Фәттах кебек олпат әдибебез калкып чыкты. Ул үз гомерен профессиональ дәрәҗәдә тарихи әсәрләр язуга багышлады», – дип дәвам итте ул.

Зиннур Мансуров «туган телебез авырлыклар кичергән чорда» Нурихан Фәттах эшен дәвам итүчеләр, тарихи әсәрләр язучылар булырмы дип борчылуын белдерде. «Нурихан Фәттахның дәвамчысы булган Вахит Имамов биредә утыра. Ә аның дәвамчылары кемнәр булыр? Бөтен ышаныч сездә. Бүген ачылачак музей шушы варисларны тәрбияли торган үзәк булсын», – диде халык шагыйре.

Зиннур Мансуров Ркаил Зәйдулланың сәламнәрен җиткереп, аның исеменнән Татарстан Язучылар берлегенең бу музейга ярдәм итеп торачагын вәгъдә итте.

Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов үз чыгышында 155нче гимназиянең иң алдынгы гимназияләрнең берсе булуын ассызыклады. Алга таба мәктәп администрациясе алдына Нурихан Фәттах исемендәге фәнни-гамәли конференция оештыру максатын куйды.

«Нурихан Фәттах нәрсә уйлады – шуны язды, нәрсә уйлады – шуны әйтте. Ул кешеләр белән аралашмаган, хакимияткә каршы булган дигән сүзләр дөрес түгел, ул каршы булмады, ул эшләде дә эшләде. Кем өчен эшләгәнен белеп эшләде – халыкка хезмәт итте», – диде Нурихан Фәттахның тормыш иптәше Руфина Фәттахова һәм экспозиция өчен яңа экспонатлар тапшырды.

Музей ачылу тантанасында Камал театры артистлары Равил Шәрәфиев, Дания Нуруллина, Зөлфирә Зарипова, Тинчурин театры артисты Зөфәр Харисов, язучылар Вахит Имамов, Зиннур Хөснияр, Эльмира Шәрифуллина һәм башкалар катнашты. Күренекле шәхесләр Нурихан Фәттахка бәйле истәлекләр белән уртаклашты. Кайчандыр Нурихан Фәттах әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә уйнаган Дания Нуруллина, Зөфәр Харисов шул әсәрләрдән монологлар сөйләде.

Мәктәп укучылары Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» әсәреннән театраль өзек әзерләгән иде. Кичә барышында Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» повесте буенча төшерелгән фильмнан өзек күрсәтелде. Кичәдән соң кунаклар гимназиянең өченче катында урнашкан музейны карады.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин: Новый корпус больницы святого Владимира планируется открыть в 2025 году


Спорт в России и мире
Москва

Дмитрий Вязьмикин – тренер по индивидуальной подготовке молодежного футбола «Локо»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Ролан Гаррос

Азаренко не смогла выйти в 1/16 финала открытого чемпионата Франции по теннису


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В хороших общих ИИ жизнь и спасение человечества. Если правильно применять.





Путин в России и мире
Москва

Песков: Москва и Пекин намерены продолжать диалог по поставкам газа


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Прямое авиасообщение открыли между Ульяновском и Минском




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

В Киеве не смогли гарантировать личное присутствие Зеленского на саммите G7


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Концерт

Концерт студии "Жерминаль"



Москва

В Видном задержали мужчину, разбросавшего венки у памятника с Вечным огнем

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net